21 ноябрь 2025 материаллары
-
Язмыш
«Әнигә Алсу гына кирәк булды»
Быел җәй башында авылдашыбыз Тәгъзимә апага инсульт булды. «Чыга алмас, хәле авыр икән», – дип тә, атналар буе «Алга китеш юк икән», – дип тә борчылды якыннан аралашучылар.
-
Яңалыклар
Көндезге бүлектә укучы йөкле хатыннарга түләүләр бирү регламентын расларга ниятлиләр
Татарстанда көндезге бүлектә белем алучы хатын-кызга йөклелек буенча исәпкә куелганда бер тапкыр бирелә торган түләү регламентын расларга телиләр. Шул хактагы боерык хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Язмыш
Урындык астында: Зыятдиновлар югалган акча табылыр дип өметләнә
– Өебездән 700 мең сум акча югалды. Улымның бөртекләп җыйган акчасы бу. Полиция бүлегенә дә хәбәр иттек. Ике ай вакыт узып бара, тик әлегә өметле хәбәр юк. Нишләргә дә белмибез, – ди шалтыратты безгә Теләче районының Яңа Җөри авылыннан Мәүгыйҗә апа Зыятдинова. Районга баргач, укучыбызның хәлен белешеп чыктык.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин яшь геройларга: «Сез батырлык, шәфкатьлелек һәм игелек юлын сайладыгыз»
Бүген Казанның «Вертолет» яшьләр үзәгендә «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Ел саен әлеге премияне тапшыру «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе һәм «Яшь гвардия» инициативасы белән оештырыла.
-
Җәмгыять
Ялгызлык утында янмагыз
Сыңар канат калырга язмасын! Мондый теләкне еш ишетергә туры килә. Тормышың түгәрәк булганда бу сүзләрнең асылына игътибар да итмисең. Кемдер исә гомер буе ялгызлык ачысын татый. Бу нәрсә белән куркыныч? Ялгызлыкка дучар булмас өчен нишләргә?
-
Яңалыклар
Татарстан прокуратурасы аферистлар тозагына эләккән СВО ветераны хокукларын яклаячак
Татарстан прокуратурасы СВО ветераны хокукларын яклаячак: фатир сатып алганда мошенниклар аны машинасыннан мәхрүм иткән. Бу хакта «KazanFirst» күзәтчелек ведомствосы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Сездә яшьләрнең күп булуы бик сөендерә»
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов оптик-электрон кластерга («Швабе» – Ростех дәүләт корпорациясенә керә) керүче хезмәт коллективлары вәкилләре белән очрашты. Ул белгечләр белән аралашты һәм квалификацияле кадрлар әзерләү, республика җитештерүчеләре, шул исәптән автомобиль продукциясе җитештерүчеләр белән багланышлар турында әйтелгән тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне тыңлады.
-
Яңалыклар
МАХ мессенджеры «Аврора» мобиль системасына туры килүен раслаган
Россиянең МАХ мессенджеры «Аврора» мобиль системасына туры килүен раслаган. «Аврора» базасында техникадан файдаланучылар арасында – «РЖД» компанияләре, Аэрофлот, Интер РАО, Ростелеком һәм Россия Почтасы. Бу хакта «Татар-информ» мессенджерның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә түләмәгән инвалид хатын-кызны фатирыннан чыгарганнар
Казанда суд приставлары махсус найм килешүе нигезендә бирелгән фатирында коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән хатын-кызны торагыннан чыгару турында суд карарын үтәгән. Бу хакта «KazanFirst» яза.
-
Яңалыклар
СВОда катнашучылар өчен «Тур для СВОих» оештыру турында сөйләштеләр
Бүген Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Вәкаләтле вәкиллегендә «Первый патриот» Төбәкара иҗтимагый оешмасын гамәлгә куючы Артур Сабирҗанов Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Шамил Шаяхмәтов белән очрашкан, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Язарга түгел язмаска: васыятьнамәнең уңай һәм тискәре яклары
Картайгач кына түгел, яшьтән үк кирәк. Васыятьнамә язу турында сүзебез. Мал-мөлкәтеңнең киләчәге хакында авырып киткәч яки өлкән яшькә җиткәч түгел, яшь чактан ук кайгырту хәерле. Васыятьнамә төзү – җаваплы эш. Кәгазьдәге кечкенә генә хата да суд юлында йөртергә, варислар арасында низаг тудырырга мөмкин. Мондый ялгышлардан ничек котылырга?
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов дәүләт вазыйфаларын биләүче затларга түләүләр индексациясен раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар өчен айлык акчалата бүләкләүне арттыру турындагы указга кул куйды. Түләүнең яңа күләмнәре 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
-
Яңалыклар
Татарстанда 62 яшьлек хатын-кыз трамвайда егылып вафат булган: җинаять эше кузгатканнар
Кичә кич Казанда трамвай йөртүче хатын-кыз, «Зорге урамы» тукталышыннан кузгалып киткәндә тизлекне кинәт арттыруы сәбәпле, салондагы 62 яшьлек хатын-кыз башы белән артка барып төшкән.
-
Җәмгыять
Казанда «Меңьеллык Казан» конференциясенең ачылышы узды
Бүген башкалабызда Казан шәһәрен нигезләүнең 1020 еллыгына багышланган «Меңьеллык Казан» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең тантаналы ачылышы узды. Конференция кысаларында «Казань тысячелетняя» китабын һәм Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан чыгарылган башка энциклопедик басмаларны тәкъдим итү каралган.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: «Казанда яңа Җәмигъ мәчетен төзүгә әзерлек эшләре төгәлләнеп килә»
Татарстан башкаласында яңа Җәмигъ мәчетен төзүгә әзерлек эшләре дә, Казан Богородица монастыре комплексын торгызу проектын гамәлгә ашыру да төгәлләнеп килә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Фәннәр Академиясендә «Меңьеллык Казан» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».